ТАТАРСТАНДА «ДАЧА АМНИСТИЯСЕ» БУЕНЧА КҮЧЕМСЕЗ МИЛЕК ОБЪЕКТЛАРЫН РӘСМИЛӘШТЕРҮ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ БУЕНЧА КАЙНАР ЛИНИЯ УЗАЧАК

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 25 февральдә сәг.10:00 дән 12:00 гә кадәр, дача сезоны алдыннан Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гадиләштерелгән тәртиптә – «дача амнистиясе» буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.

Казанда кайнар линия телефоны - 8 (843) 255 25 71.

Республика районнарында кайнар линияләр телефоннарының тулы исемлеген безнең сайтта «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә карап була.

Сезнең шалтыратуларны көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International