ТУРИЗМНЫ ҮСТЕРҮ ҺӘМ МӘДӘНИ МИРАС ОБЪЕКТЛАРЫН САКЛАП КАЛУ БУЕНЧА КИҢӘШМӘ

2026 елның 13 марты, җомга

Алабуга муниципаль районында мәдәни мирас объектларын торгызу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара җирле бизнес-бергәлек һәм профильле экспертлар катнашында үтте. Очрашуда катнашучылар арасында мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР Комитеты рәисе Иван Гущин, Алабуга дәүләт музей‑тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко, Алабуга шәһәре прокуроры урынбасары Юрий Васильев, шулай ук шәһәр эшмәкәрләре советы әгъзалары, район администрациясе вәкилләре һәм туристлык инфраструктурасын үстерү белән кызыксынган җирле эшмәкәрләр бар иде.

Фикер алышуның төп темасы – Алабуга районының мәдәни мирас объектларында туризм өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча бизнес өчен мөмкинлекләр тудыру. Катнашучылар туризм өлкәсендә федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә каралган ярдәм чараларын җентекләп тикшерделәр

Дискуссия барышында мәдәни мирас объектларын туристлык әйләнешенә аларның сакланышына зыян китермичә җәлеп итү мәсьәләләре һәм мәдәни объектларны гомуми туристлык стратегиясенә интеграцияләү чаралары каралды. Очрашуда туризмны үстерү һәм объектларның тарихи кыйммәтен саклау арасында баланс саклауның мөһимлеге ассызыкланды. Барлык проектлар да мәҗбүри экспертиза узарга һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнар таләпләренә туры килергә тиеш, дип билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International