
Алабугадан чыкмыйча гына чын кулинар сәяхәткә барырга әзерсезме? Сезне гастрономия фестиваленә чакырабыз – бу гурманнарны да, халык традицияләрен яратучыларны да сөендерәчәк вакыйга!
Кайчан: 14 мартта, сәг. 12:00.
Кайда: Ленин мәйданы, Алабуга.
Сезне яңа пешкән камыр ризыкларының хуш исләре, күңелле сөйләшүләр, музыка һәм матур тәэсирләр белән тулы көн көтә!
Фестивальнең төп вакыйгасы‑ Удмуртиядән шеф‑пешекче белән перепеч әзерләү буенча мастер-класс. Шеф- пешекче Людмила Нечаева рецептлар белән генә түгел, әлеге ризыкны әзерләү серләре белән дә уртаклашачак. Ә фестивальнең алып баручысы шоумен Григорий Галкин чыгышы бәйрәмчә күңелле атмосфера тудырачак.
Үзегез килегез, дусларыгызны чакырыгыз- тәмле һәм күңелле булачак!