





«Барс» яшьләр үзәгендә «Террорсыз дөнья» профилактик чарасы узды. Анда район мәктәпләренең 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Очрашуның максаты – яшүсмерләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеяләренең таралуын кисәтү, шулай ук радикаль төркемнәр тарафыннан кулланыла торган алдап яллау һәм алардан саклану ысуллары турында сөйләү.
Монда социаль видеороликлар күрсәтелде: «Балалар террор түгел» һәм «Үзеңне алдап яллаудан ничек якларга». Чараны АМР Террорчылыкка каршы комиссиянең профилактика юнәлеше өчен җаваплы яшьләр белән эшләү буенча белгеч үткәрде.
Чараны оештыруда Алабуга благочиниесе һәм Алабуга шәһәре мөхтәсибәте вәкилләре катнашты. Аларның катнашуы теманы төрле яклап ачарга һәм яшүсмерләргә төрле диннәрнең төп гуманистик мәсләкләренең бердәмлеге турындагы фикерне җиткерергә ярдәм итте. Укучылар дискуссиядә актив катнаштылар. Монда интернетта алдап яллау схемаларын ничек танырга, танышлардан берәрсе радикаллар йогынтысына эләккән очракта нишләргә һәм тәнкыйди фикерләүне ничек үстерергә дигән сораулар каралды.