АЛАБУГАДА ГАСТРОФЕСТ СТАРТ ПРОЕКТЫ АЛДЫ: ҺӘР ШИМБӘ - ИДЕЛ БУЕ МИЛЛИ АШЛАРЫ БУЕНЧА МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

Алабугада гастрономия фестивале ачылды. Яңа проектны тантаналы рәвештә Ленин мәйданында башлап җибәрделәр. Хәзер һәр шимбәдә 12:00 сәгатьтә биредә Идел буе халыкларының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер‑класслар узачак. Беренче дәресне удмурт кухнясының традицион ризыгына багышладылар. Алабугалыларны перепеч әзерләү нечкәлекләре белән таныштырырга Удмуртиядән махсус кунак, шеф‑пешекче Людмила Нечаева килгән иде.

Мастер - класста кулинар әлеге ризыкны әзерләүнең төп серләрен ачты. Фестиваль чын гастрономия сәяхәте булырга вәгъдә итә: якындагы атналарда Ленин мәйданы кунакларын төбәкнең башка колоритлы ризыклары рецептлары белән мастер‑класслар көтә.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне кулинария дәресләренә кушылырга һәм Идел буе традицияләре турында күбрәк белергә, шулай ук кызыклы рецептлар буенча ашау әзерләргә өйрәнергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International