
2026 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 13 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта урам һәм балалар җиһазлары спецификациясе төзелгән, документлар җитештерүчеләрдән сатып алу стадиясендә. Төзекләндерүнең йомгаклау схемалары «БиПиум» системасына йөкләнгән һәм килештерү уза.
Программа чараларын челтәр оешмалары, шулай ук капиталь ремонт буенча республика программасы белән тәнгәл китерү эшләре параллель рәвештә алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» масштаблы проектының инициаторы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Программа ишегалды инфраструктурасын үстерүнең аеруча актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.