ОЛЫ КАЧКА АВЫЛ ҖИРЛЕГЕНДӘ ҖИРДӘН ФАЙДАЛАНУ ҺӘМ ТӨЗЕЛЕШ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ПРОЕКТЫН ӘЗЕРЛӘҮ ТУРЫНДА КАРАР КАБУЛ ИТҮ ХАКЫНДА

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Олы Качка авыл җирлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын әзерләү турында карар кабул итү хакында.

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 82, 31 статьялары, «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 2023 елның 23 декабрендәге 131-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы, 2026 елның 11 мартында кабул ителгән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының (алга таба - Министрлык)  401/о номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Олы Качка авыл җирлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын әзерләү турында карар кабул ителде.

2026 елның 11 мартында кабул ителгән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының  401/о номерлы боерыгы «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында бастырылды: https://minstroy.tatarstan.ru/normativnie-dokumenti-2479217.htm.

Татарстан Республикасында җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен әзерләү комиссиясе (алга таба – Комиссия) әгъзалары исемлеге һәм эшчәнлек тәртибе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Татарстан Республикасында җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын әзерләү комиссиясе турында» 2024 елның 5 мартында кабул ителгән 35/о номерлы боерыгы белән расланды.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының Олы Качка авыл җирлеге террииториясенә карата шәһәр төзелешен зоналарга бүлү эзлеклелеге бер этапта билгеләнә.

Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре проектын әзерләү Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексында билгеләнгән тәртиптә 2026 елның 1 июленә кадәр гамәлгә ашырыла.

Җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектын әзерләү буенча кызыксынган затларның тәкъдимнәре комиссиягә язма рәвештә почта һәм гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре аша 2026 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә (почта адресы: 423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Мәктәп бульвары урамы, 2а йорт; электрон почта адресы: Esm.Slobodchikova@tatar.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International