




Киберкуркынычсызлык буенча экспертлар мошенниклыкның популяр схемалары турында сөйләделәр «сезгә посылка килде», «сезне интернет-кибеттән заказ көтә», «сезнең акчагыз террорчыларга китә» – мошенниклар әңгәмә башлау өчен төрле ысуллар уйлап таба.
Башта алар ышанычка кереп, кешене кызыксындыралар, шуннан соң кешеләр аларга үз акчаларын үзләре бирәләр. Быел татарстанлыларны ничек алдаулары турында киберполицейскийлар сөйләде.