ЯЗГЫ БОЗДА САК БУЛЫГЫЗ!

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе саклык чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә:

1. Бозга автомобиль яки квадроциклда чыгарга ярамый

2. Боз эри башлаган сулыкларга чыкмагыз һәм алар янында балаларны, хайваннарны караусыз калдырмагыз. Моның никадәр куркыныч булуын балаларга һәм яшүсмерләргә һичшиксез аңлатыгыз!

 Язгы боз ни өчен куркыныч?

• Температура һәм агымнар үзгәрү аркасында бозның калынлыгы үзгәрергә мөмкин. Боз нык күренсә дә, ул тотрыксыз булырга мөмкин.

• Бәхетсезлек очраклары куркынычы зур: боз астына егылып төшсәгез, җәрәхәтләр алудан кала, җир өстенә чыга алмавыгыз да ихтимал.

 Әгәр дә сез кемнеңдер суга төшеп киткәнен күрсәгез яки боз ярылу куркынычы бар икән, нишләргә?:

- шунда ук коткару хезмәтенә 112 номеры буенча шалтыратыгыз

 - кителгән боз кырыена якын килмәгез

- ерактан ук зыян күрүчегә озын ботак, таяк, бау ташлагыз да, ипләп кенә корсагына ятыгыз һәм әкренләп зыян күрүчене тартып чыгарыгыз.

 Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, кирәксезгә бозга чыкмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International