

Алабугада тест режимында "Дозор ‑ М3" заманча фото‑һәм видеокүзәтү системасы эшли башлады. Комплекс юл хәрәкәте иминлеген арттыруга һәм шәһәр урамнарында тәртип саклауда ярдәм итәчәк. Система автомат рәвештә кайбер киң таралган хокук бозуларны күзәтә һәм терки. Аның игътибары үзәгендә тротуарларда һәм җәяүлеләр кичүләрендә транспорт чараларын куючылар, җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосаларга чыгучылар, төзекләндерү һәм парковка кагыйдәләрен бозу өлкәсендәге хокук бозуларчылар.
Машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга, юл хәрәкәте һәм машина кую кагыйдәләрен төгәл үтәргә, шулай ук яңа системаны эшләтеп җибәрүгә аңлап карарга чакырабыз. Комплексның төп максаты – һәркем өчен куркынычсыз һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру.