
8 апрельдә 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Александр Купринның повесте буенча Пенза өлкәсе дәүләт әдәби-мемориаль музейлары берләшмәсенең фонд коллекциясеннән «Олеся. Полесья табышмагы» дип аталган күргәзмә ачыла.
Күргәзмә Россиянең атаклы язучысы, талантлы нәфис сүз остасы, Пенза губернасында туып үскән, рус әдәбиятының алтын фондына лаеклы рәвештә кергән «Поединок», «Гранатовый браслет», «Белый пудель», «Суламифь», «Яма» кебек танылган әсәрләр авторы А.И. Купринның тууына 155 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Экспозиция А.И. Купринның иң романтик әсәрләренең берсе – мәхәббәтнең фаҗигале тарихы турында сөйләүче «Олеся» повесте белән таныштыра. Повесть 1898-99 елларда язылган һәм «Киевлянин» газетасында басылып чыккан. Автор әйтүенчә, бу аның иң яраткан әсәрләренең берсе.
Күргәзмәнең нигезен повестьны сурәтләгән сәнгать эшләренең цифрлы күчермәләре тәшкил итә. Авторлар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Пензаның танылган рәссамнары: Г.В. Жаков, В.А. Шапов, С. К. һәм И.С. Рудаковлар, Т.А. Белозерова. Рәссамнар иҗаты үзенчәлекле сәнгатьлелеге һәм җылылыгы белән аерылып тора, бу повесть геройларының характерларын һәм социаль хәлен яхшырак аңларга, шулай ук Полесьеның төп эпизодларын һәм күренешләрен күрергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмә эшләү чоры: 2026 елның 08 апреле-08 июне
Күргәзмәгә билетны Пушкин картасы буенча сатып алырга мөмкин.
Безнең адрес: Казан ур., 24