

25 март көнне А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә “Без бергә‑Россия иле!” дип аталган чара узды. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Чара Алабуга суворов хәрби училищесы студентлары өчен “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында оештырылды.
Уен программасы катнашучыларны Россия халыкларының күптөрле мәдәниятләренә һәм традицияләренә чумдырды. Ул берничә мавыктыргыч раундтан торды. Катнашучыларга теге яки бу милли киемнең нинди халыкныкы булуын билгеләргә, милли кухня турында ребуслар чишәргә һәм тематик пазллар җыярга тәкъдим ителде (финал раунды).
Уен барышында алып баручылар Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм традицияләре турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклаштылар. Ил территориясендә яшәүче иң аз санлы 10 халыкка күзәтү ясауга аерым игътибар бирелде.
Уен нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган җиңүче команда билгеләнде.