2026 елның 11-17 сентябрендә Екатеринбургта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча гамәлгә ашырылучы Халыкара яшьләр фестивале узачак.
Фестиваль «Хыял артынна бар. Россия белән бергә» ачык халыкара диалог һәм халыкларны берләштерү өчен киңлек кенә түгел, ә иң яхшы Россия проектлары һәм тәҗрибәләре мәйданчыгы да булачак.
Халыкара яшьләр фестивалендә Татарстан Республикасы делегациясендә 189 яшь вәкил катнашачак, алар арасында:
- 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь лидерлар;
- 14-17 яшьлек яшүсмерләр.
30 апрельгә кадәр Фестиваль сайтында гариза бирергә мөмкин: https://wyffest.com/events/mfm2026.
Эчтәлекле программа кысаларында тәҗрибә уртаклашуга, яшьләр сәясәте, халыкара багланышлар, фән, технологияләр һәм мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга юнәлдерелгән чаралар әзерләнәчәк. Фән, сәнәгать, мәдәният һәм ил төбәкләренең мөмкинлекләрен күрсәтүче Россия казанышлары күргәзмәсе аерым вакыйга булачак.
Элемтәгә керү өчен фестиваль администраторы Сансызбаева Нургөл Жанбулат кызы, тел.: +7(927)659-65-92, atmrt@yandex.ru.