ТР буенча Росреестр идарәсе экспертлары КФҮ хезмәткәрләре өчен чираттагы укулар уздырды. Чара барышында белгечләргә күчемсез милек өлкәсендәге закон үзгәрешләрен аңлаттылар, шулай ук күчемсез милек объектларының хокукларын теркәү һәм кадастр исәбенә алу өлешендә документлар кабул итүнең аерым мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.
Татарстан Росреестры вәкилләре сату-алу килешүендә җир кишәрлегендә саклау зоналары булуын күрсәтүнең мөһимлегенә аерым игътибар бирделәр.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова аңлатканча, территорияләрдән файдалануның аерым шартлары булган зоналар сулыкларны, елгаларны, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау максатларында да, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә һәм кешегә тискәре йогынты ясый торган объекттан (мәсәлән, предприятиеләрдән) яклау максатларында да билгеләнә.