27 мартта, Бөтендөнья театр көнендә, «Идел буе театры» балалар һәм яшьләр театр коллективларының округ фестиваленең VII сезонына йомгак ясалды. Проект Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм уздыру елларында округның иң эре иҗтимагый театр проектларының берсенә әверелде.
Монда «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә «Апуш» балалар театр студиясенең (Татарстан Республикасы) «Бервакыт ярминкәдә» тамашасы җиңде. Моннан тыш, «Иң яхшы режиссер эше» номинациясендә Миләүшә Шәйхетдинова һәм Зөлфия Вәлиева (Татарстан Республикасы) балалар спектакльләре һәм «Иң яхшы нәфис бизәлеш» номинациясендә Анастасия Бузунееваның (Татарстан Республикасы) балалар спектакле җиңү яулады. Шулай ук Милана Моталибова (Татарстан Республикасы) 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь категориясендә афишалар һәм плакатлар конкурсында җиңүче булды.