

.jpg)
Кичә безнең төбәктә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби‑патриотик уенының муниципаль этабы тантаналы рәвештә ачылды. Бу масштаблы вакыйга яшьләрнең патриотик рухын ныгытуга һәм укучыларга команда сынауларында үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән. Сынауларда 7 яшьтән 10 яшькә кадәрге яшь патриотлар катнашты. Балалар төрле ярышларда җитезлек, зирәклек, бердәмлек һәм кыенлыкларны җиңәргә әзер булуларын күрсәттеләр. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 нче урын – «Университет » мәктәбе
2 нче урын – ТР АМР «1 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе» МБМУ
3 нче урын – ТР АМР «3 нче номерлы урта белем бирү мәктәбе» МБМУ.