АЛАБУГАДА МӨМКИНЛЕКЛӘР ВАКЫТЫ: СЕЗНЕҢ ХЫЯЛ ЭШЕН ТАБУ МӨМКИНЛЕГЕГЕЗ БАР!

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Эш эзлисезме? Эшчәнлек өлкәсен алыштырырга яки үз эшегезне ачарга телисезме? Һөнәр яки уку йорты сайлыйсызмы? Сезнең “Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты” бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабында уңышлы карьерага адым ясау мөмкинлегегез бар.

Чара 17 апрельдә 10:00 дән 12:00 гә кадәр “Иллюзион” кинотеатрында узачак. Оештыручылар – Алабуга районы буенча “Россия эше” кадрлар үзәге.

Ярминкә “Кадрлар” милли проекты кысаларында уздырыла һәм Россия Федерациясе Президенты ярдәмендә Россия Хезмәт министрлыгының масштаблы проекты булып тора. Аның максаты – студентларга, чыгарылыш укучыларына һәм барлык теләүчеләргә туры килә торган эш табарга ярдәм итү.

Килегез һәм үзегез өчен яңа мөмкинлекләр ачыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International