АЛАБУГА ХАСТАХАНӘСЕ ЯҢА КАДРЛАР БЕЛӘН ТУЛЫЛАНДЫ

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Алабуга үзәк район хастаханәсендә яңа белгеч. 4 нче микрорайон поликлиникасына быел участок терапевты Арина Хан эшкә килде. Арина Александровна тумышы белән Алабудан. 2025 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Ижевск дәүләт медицина академиясе дипломын алган.

Яшь доктор Казанда җитди тәҗрибә тупларга өлгергән. Стационарда һәм кабул итү бүлмәсендә терапевт булып эшләгән, анда катлаулы ситуацияләрдә тиз һәм төгәл карарлар кабул итәргә өйрәнгән. Хәзер Аринага 26 яшь. Яшь булуына карамастан, ул авырлыклардан курыкмый һәм пациентларны поликлиникада кабул итүдән тыш, хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә кизү тора.

«Мин үземне монда, нәкъ менә табиб булуымда күрәм. Бүгенге казанышларымда гына тукталырга җыенмыйм», – дип уртаклаша Арина Александровна. Яшь белгеч укуын дәвам итергә планлаштыра.

Киләчәктә ул «Акушерлык һәм гинекология» юнәлеше буенча ординатурага керергә җыена. «Без укучыларыбызның зур шәһәрләрдә тәҗрибә туплап, туган Алабугага кайтуларына бик шатбыз. Арина Александровнага уңышлар, һөнәри үсеш һәм рәхмәтле пациентлар телибез», - диләр табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International