




8 апрельдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында Пенза өлкәсе дәүләт әдәби-мемориаль музейлары берләшмәсе җыентыгыннан (Пенза шәһәре) “Олеся. Полесье табышмагы” һәм А.С. Пушкин дәүләт музее җыентыгыннан “Рус рәсем графикасы” (Мәскәү шәһәре) экспозицияләре ачылды.
Александр Иванович Куприн – атаклы рус язучысы, тәрҗемәче, нәфис сүзнең талантлы остасы. Куприн – бик күп повестьлар һәм хикәяләр авторы. Аның геройлары сәнгать кешеләре – музыкантлар, цирк артистлары, шулай ук хәрбиләр, балыкчылар һәм эшчеләр, зур эш башкарырга сәләтле “кечкенә кешеләр”.
“Олеся. Полесья табышмагы”нда төрле елларда танылган Мәскәү, Петербург һәм Пенза рәссамнары Герман Жаков, Виктор Шапов, Сергей һәм Инна Рудаковлар, Татьяна Белозерованың иллюстратив эшләре тәкъдим ителгән. А.С Пушкин исемендәге Дәүләт музее коллекциясеннән “Рус рәсем графикасы” күргәзмәсе халык иҗаты жанры белән танышырга тәкъдим итә, аны халык мәкальләре, җырлары һәм әкиятләре белән бер рәткә куярга була.
Чара кунакларын Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков, доцент, филология фәннәре кандидаты, КФУның Алабуга институты рус теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Антон Быков, Алабуга шәһәренең 2 нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Аникина сәламләде.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең «Млада» рус җыр ансамбле чыгышы чараның бизәге булды.