АЛАБУГАДА ҖӘЙГЕ СЕЗОННЫҢ БИЗНЕС-СТАРТЫ: ПАРТНЕРЛАРНЫ ЧАКЫРАБЫЗ!

2026 елның 9 июне, сишәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Җәйге сезон инде бусагада, һәм «Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ сезне Алабугада ял итү инфраструктурасын үстерү өчен хезмәттәшлеккә чакыра!

Без үзебезнең төп мәйданчыкларда - «Яшьләр» стадионында һәм шәһәр пляжында хезмәт күрсәтүне оештыру өчен актив партнерлар эзлибез.

Без сездән нәрсә көтәбез:

  • балалар ялы: батутлар, карусельләр, электромобильләр прокаты һәм теләсә нинди башка уен зоналары.
  •  гастрономия: җәйге кафелар, фуд-траклар, стритфуд, туңдырма һәм салкын эчемлекләр сату.
  • пляж сервисы: шезлонглар арендалау, суда актив ял итү өчен SUP-бордлар, катамараннар, матраслар һәм башка инвентарьлар прокаты.
  •  хезмәтләр һәм сәүдә: ваклап сату нокталары, сувенирлар, велосипедлар һәм спорт җиһазлары прокаты.

Сезнең башка идеяләрегез бармы? Без теләсә нинди тәкъдимнәргә ачык! Әгәр сезнең проект халыкның ялын уңайлырак һәм кызыклырак итсә - без диалогка һәм сезнең концепцияләрне карарга әзер.

Гаризалар бирү вакыты: 30 июньгә кадәр.

Ничек гариза бирергә:

Адрес: Алабуга шәһәре, Яр буе урамы, 5нче йорт («Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ).

Электрон почта: visit.elabuga@tatar.ru

Белешмәләр өчен телефон: +7 (927) 033-98-98.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International