
«Иллюзион» кинотеатрында 8 нче урта мәктәп һәм Инженер-технологик лицее укучылары белән әңгәмә узды. Чараның кунагы Алабуга медицина көллияте студенты Венера Абдуллаева булды, ул балалар өчен «Ботулизм – күзгә күренми торган куркыныч» темасына лекция үткәрде.
Әңгәмә башында Венера укучыларга ботулизмны профилактикалау турында брошюралар таратты, ә аннары җентекләп авыруның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга актив җавап бирделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар.