Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, агымдагы елда республика халкы 7 183 торак йортны кадастр исәбенә куйган. Аларның гомуми мәйданы 980 мең кв. м җиткән.
Йортларны төзегәндә күбрәк кирпеч кулланганнар. 570 мең кв. м мәйданлы 4 меңгә якын шәхси торак объекты салынган. Гражданнар агач йортларны сирәгрәк төзи. Барлыгы 820 йорт. Катларга килгәндә, күпчелек очракта татарстанлылар бер катлы йортлар салган.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы шәхси торак төзелеше секторында Идел буе федераль округында алдынгы регионга әйләнде. Барлыгы 17,6 мең шәхси йорт салынган.