АЛАБУГА ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНДА ПУАНТИЛИЗМ ТЕХНИКАСЫНДА АРТ-ТЕРАПИЯ ДӘРЕСЕ УЗДЫРДЫЛАР

2026 елның 10 апреле, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында гадәти булмаган пуантилизм сәнгать техникасы буенча иҗади дәрес узды. Биредә яшәүчеләр  мамык таяклар ярдәмендә нокталар белән рәсем ясау сәнгатен үзләштерделәр, эстетик ләззәт кенә түгел, сәламәтлекләренә дә сизелерлек файда да алдылар.

Пуантилизм техникасында дәресләр –  учреждениедә арт‑ һәм изотерапиянең мөһим элементы. Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый эшчәнлек берьюлы берничә социаль-психологик һәм физиологик бурычны хәл итә:

- деменцияне һәм баш мие авыруларын искәртә, чөнки вак моториканың актив эшләве баш мие эшчәнлеген арттыра;

- вак моториканы һәм хәрәкәтләрне координацияләүне яхшырта;

- күрү хәтерен һәм кабул итүне яхшырта;

- эмоциональ киеренкелекне киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International