
Авыл табибларының эше кабинетта кабул итү белән генә чикләнми. Иске Куклюк медпункты табибы ярдәмчесе Людмила Охотникова атна саен авыл халкын йөреп чыга. Бу хакта Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык белән мондый даими очрашулар – профилактик эшнең мөһим өлеше. Людмила Борисовна авыл кешеләренең хәлен тикшереп кенә калмый, сәламәт яшәү рәвеше турында тәфсилле әңгәмәләр дә үткәрә. Ул ял режимын саклау, теләсә кайсы яшьтә актив булып калу һәм дөрес туклануның никадәр мөһим булуын искә төшерә.
Сәламәтлеге буенча өйдән аз чыгучыларга аерым игътибар бирелә.