КОНЦЕРТЛАРГА БАРЛЫК МУЗЫКА СӨЮЧЕЛӘРНЕ ЧАКЫРАБЫЗ

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

 

14 апрель көнне 17.30 сәгатьтә Ә. Бакиров исемен йөртүче 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә  хисап концерты узачак. Яшь музыкантлар башкаруында төрле чор һәм юнәлештәге композиторларның инструменталь әсәрләре яңгыраячак. Скрипка, виолончель һәм тынлы уен кораллары классы укучылары үзләренең иҗаты һәм осталыгы белән тамашачыларны сөендерәчәк.

Барлык фортепиано музыкасын яратучыларны 15 апрельдә 17.30 сәгатьтә музыка мәктәбенең зур залында көтәләр. Монда махсус фортепиано бүлеге солистлары һәм иҗат коллективларының хисап концерты узачак. Укучылар башкаруында чит ил, рус һәм заманча композиторларның әсәрләре яңгыраячак.

Концертка барлык музыка сөючеләрне чакырабыз. Хуш киләсез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International