

Хөрмәтле укучылар!
17 апрель 16: 00 сәгатьтә Алабуга китапханәләре барлык әдәбият сөючеләрне ел саен уздырыла торган «Библиотөн‑2026» Бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра.
Сезне бай һәм мавыктыргыч программа көтә:
- әдәби квестлар һәм викториналар;
- сирәк китапларга багышланган тематик күргәзмәләр;
‑ балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар;
- танылган әсәрләр мотивлары буенча интерактив зоналар;
- китаплар белән алмашу;
- уку һәм дусларча әңгәмәләр өчен уңайлы почмаклар.
«Библиотөн‑2026» – кичне илһам атмосферасында уздыру, үзең өчен яңа китаплар ачу һәм фикердәшләрең белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек.
17 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Алабуга китапханәләрендә очрашуга кадәр!