МОБИЛЬ ПОЛИКЛИНИКА ТАНАЙ АВЫЛЫНДА 13 АПРЕЛЬДӘН 17 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР ЭШЛӘЯЧӘК

2026 елның 13 апреле, дүшәмбе

Үзең белән паспорт, ММИ полисы һәм СНИЛС, шулай ук алдагы тикшерүләр нәтиҗәләре булырга тиеш. 13-17 апрельдә Танай авылы һәм аның тирәсендәге торак пунктларда яшәүчеләр тар белгечләрдән бушлай консультация һәм йорт янында ук тикшерү уза алачак. Яр Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы түбәндәге адрес буенча эшләячәк: Ермазов урамы, 3.

Көн саен кабул итәләр (13-17 апрель):

- акушер-гинеколог

- уролог

- гомуми тәҗрибә табибы

Аерым көннәрдә кабул итәләр:

- кардиолог –13, 14, 15 апрель

- эндокринолог – 13, 15 апрель

- хирург – 13, 17 апрель

- невролог — 14, 15 апрель

- онколог – 15 апрель

- травматолог– 16, 17 апрель

Шулай ук урында флюорография һәм маммография өчен «ФЛЮМАММ» күчмә комплексы эшләячәк.

Кабул итү бушлай, ММИ полисы буенча. Мобиль поликлиника «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International