Алабугада «Дөньяга мәҗлес» популяр гастрономия фестиваленең чираттагы этабы уңышлы узды. Чара ял көннәрендә Ленин мәйданында үтте һәм шактый күп кунаклар җыйды. Фестивальдә Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев та катнашты.
Бәйрәмдә ачык һавада хуш исле нохат шурпасын пешерделәр. Пешекче әлеге көнчыгыш кухнясы ризыгын әзерләү серләре һәм үзенчәлекләре белән уртаклашты. Чараның махсус кунагы – Яшьләр сәясәте секторы мөдире Дарья Воронко. Мавыктыргыч программаны харизматик алып баручы Григорий Галкин үткәрде. Аның шаяртулары һәм интерактивы барлык катнашучылар өчен чын‑чынлап бәйрәм кәефе тудырды.
«Дөньяга мәҗлес» фестивале Алабуга тормышына күркәм традиция буларак кереп бара. Оештыручылар һәрвакыт яңа кулинария ачышлары белән шәһәр халкын гаҗәпләндерә һәм төрле гастрономия традицияләре белән таныштыра.