ХАЛЫКНЫ "АЛЕКСАНД БАКЧАСЫ" ПАРКЫН ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ БУЕНЧА ФИКЕР АЛЫШУГА ЧАКЫРАБЫЗ

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

15 апрель көнне 18: 00 сәгатьтә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә (Казан ур., 15) "Александр бакчасы" паркын төзекләндерүгә багышланган проект семинары узачак. Бу шәһәр өчен әһәмиятле урын – халыкның яраткан ял итү зонасы һәм тарихи үзәкнең мөһим өлеше. Оештыручылар төзекләндергәннән соң бакчаның нинди булачагына битараф булмаган һәркемне чарада көтәләр.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча алдан теркәлергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/69d4ceb349af4713edd0b85e

Оештыручылар шулай ук идеяләр һәм теләкләр белән онлайн-сораштыруда уртаклашырга тәкъдим итә. Моны 28 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама буенча башкарырга мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/69d90082068ff0418000120f

Килегез һәм үз идеяләрегезне тәкъдим итегез. Бергәләп "Александр бакчасы" паркын яхшырак итәрбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International