

12 апрель көнне «Барс» яшьләр үзәгендә Космонавтика көненә багышланган матур вакыйга узды. Кунаклар өчен космик треклар, ретро-хитлар һәм заманча ритмнар белән тематик дискотека оештырдылар.
Бию батлында катнашучылар командаларга бүленеп, иң яхшылар исеме өчен көрәштеләр. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча берьюлы өч команда җиңүче дип табылды, алар иганәчеләрдән тәмле призлар алды.
Барыгызга да активлык һәм яхшы кәеф өчен рәхмәт белдерәбез! Анонслар артыннан күзәтегез – алда тагын да кызыкларак вакыйгалар көтә.