


Алабугада Төзүчеләр урамнарын төзекләндерү проектының бер өлешен тәкъдим иттеләр. Элегрәк бу территориядә төрле проблемалар ачыкланган иде. Мисалга, җәяүлеләр юллары дөрес оештырылмаган. Аерым алганда, тротуар канәгатьләнерлек хәлдә түгел - киңлеге тигез түгел, өслеге җимерелгән һәм бердәм юл линиясе юк.
"Бу халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренең хәрәкәтен кыенлаштыра", - дип билгелиләр белгечләр. Шулай ук әлеге урамда төзекләндерү элементлары юк.
Эскәмияләр һәм җәяүлеләр маршруты буйлап оештырылган ял итү урыннары юк. Яктырту системасы – функциональ түгел, бу кичке вакытта куркынычлык тудыра.
Барлык проблемалар урамны төзекләндерү кысаларында хәл ителәчәк. Төзүчеләр урамын төзекләндерү проекты Нефтьчеләр урамы белән киселештән алып Таҗи Гыйззәт урамнары киселешенә кадәр узачак. Төзекләндерү территориясенең озынлыгы 800 метр тәшкил итә.