
15 апрель көнне 14:00 сәгатьтә “Чебурашка” паркында “Чиста уеннар” экологик акциясе узачак. Төрле яшьтәге алабугалыларны уеннарга кушылырга һәм бергәләп шәһәрне чистартырга чакырабыз.
“Чиста уеннар” – ул традицион өмә түгел, ә чүп җыю һәм сортларга аеру буенча команда ярышлары. Катнашучыларны спорт дәрте, артефактлар эзләү, баллар һәм җиңүчеләр өчен кыйммәтле призлар көтә.
Үзең белән нәрсә алырга:
- һава торышы буенча уңайлы кием һәм аяк киеме
- перчаткалар (оештыручылар да аларны бирәчәк)
- яхшы кәеф һәм эшләргә әзерлек
“Чиста уеннар” – вакытны файдалы, күңелле һәм дәртле итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. 15 апрельдә 14:00 сәгатьтә “Чебурашка” паркына килегез һәм чиста табигать өчен хәрәкәтнең бер өлеше булыгыз.