


Алабугада юл өслеге чокырларын ремонтлау сезоны кызу бара. Асфальт заводын эшләтеп җибәрү белән үк подряд оешмалары планлы эшләргә керештеләр. Быел юл чокырларын ямау шәһәрнең 21 урамында планлаштырылган. Эшчеләр алдында юл хәрәкәте иминлеген арттыру һәм урам-юл челтәренең гомуми торышын яхшырту өчен аеруча авария хәлендәге участокларны төзекләндерү максаты тора.
Ремонтны шәһәрнең төрле өлешләренә бүленгән берничә подряд оешмасы башкара.
Шәһәр хакимияте машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Эшләр уздырыла торган зоналарда вакытлыча чикләүләр һәм хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.
"Яңа Кама" газетасы
Фото редакциянеке