


«Мир» ҖЧҖ эре мөгезле терлекләр санын арттыра. Предприятие нәселле терлекләр сатып алу хисабына таналар үрчетә. Шушы көннәрдә монда Марий Эл Республикасыннан голштин токымыннан 256 нәселле тана кайтарганнар. Бу хайваннар югары сөт күләме бирә һәм безнең табигать шартларына яхшы яраклашу сыйфатлары белән аерылып торалар. Аларны сатып алу хуҗалыкның терлекчелек юнәлешен үстерү өчен мөһим адым булачак.
Агымдагы атнада Рязань өлкәсеннән тагын 196 баш сыер алып кайту планлаштырыла.
Якын арада «Мир» ҖЧҖнең терлек башы санын якынча 1 000 башка арттырырга уйлыйлар. Бу сөт продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру һәм нәселле терлекләр исәбенә сыерларның генетик сыйфатларын яхшырту буенча предприятиенең озак вакытлы стратегиясенең бер өлеше.