"АЛЕКСАНДР БАКЧАСЫ" ПАРКЫНДА СЕЗОННы АЧУ БӘЙРӘМЕНӘ ЧАКЫРАЛАР

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Җәй “Александр бакчасы”нда башлана. Парк сезонын ачу бәйрәменә чакырабыз!

Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Сезонны 1 майда 18:00 сәгатьтә ачабыз.

Җәйге сезон ачылу уңаеннан парк кунакларын бай күңел ачу программасы көтә: җирле иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты һәм төрле еллардагы хитлар астында яндыргыч дискотека.

1 май кичен күңелле кешеләр белән үткәрегез. Атмосфера –  бәйрәмчә, кәеф –җәйге!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International