МАРТТА "АВГУСТ-АЛАБУГА" ЗАВОДЫНДА РЕКОРДЛЫ ҖИТЕШТЕРҮ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕНӘ ИРЕШКӘННӘР

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Быел «Август – Алабуга» заводы үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге истәлекле датага предприятие рекордлы күрсәткечләр белән килә. 2026 елның мартында биредә 4 166 164 литр продукция җитетергәннәр. Бу узган елгы күрсәткечтән 523 502 литрга күбрәк.

Үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү участогы башлыгы урынбасары Айрат Баязитов билгеләп үткәнчә, күләмнәрне арттыруга эре тоннажлы препаратлар эшләп чыгару хисабына ирешкәннәр: линияләрдә «Торнадо 540», «Миура», «Бицепс 300» һәм «Балерина супер» гербицидлары эшләп чыгарылган. Шулай ук ай дәвамында вакыт-вакыт бишәр җитештерү линиясе эшләде, аларда 13 төр продукция җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International