Безнең җир кишәрлегебез бар. Безгә кадәр аны 15 елдан артык вакыт дәвамында әти кулланган. Үз вакытында ул җиргә хокук турында таныклык алмаган, әмма даими рәвештә җир салымын түләгән. Ул вафат булганнан соң без җир кишәрлеге белән файдаланабыз һәм аны документаль рәвештә рәсмиләштерергә телибез. Без моны сатып алучанлык буенча эшли алабызмы?
Күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова җавап бирә:
- РФ Җир кодексы гамәлгә кертелгән көнгә кадәр милек, гомерлек мирас итеп биләү яисә даими (вакыты чикләнмәгән) файдалану хокукында бирелгән җир кишәрлегенә гражданның милек хокукын дәүләт теркәвенә алу түбәндәге документлар нигезендә гамәлгә ашырыла:
1) мондый гражданга дәүләт хакимияте органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан чыгарылган күрсәтелгән җир кишәрлеген бирү турында акт;
2) мондый гражданның дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан бирелгән җир кишәрлегенә хокукы турында акт (таныклык);
3) мондый гражданның күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукы булу турында җирле үзидарә органы тарафыннан бирелә торган хуҗалык кенәгәсеннән өземтәләр (әгәр бу җир кишәрлеге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән булса);
4) мондый гражданның күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукын билгеләүче яисә таныклаучы башка документ.
Әлеге документлар гражданның күрсәтелгән җир кишәрлегенә хокукын билгеләүче яисә таныклаучы актта, таныклыкта яисә башка документта күрсәтелгән җир кишәрлеген бирү хокукы күрсәтелмәгән яисә бу хокукның төрен билгеләү мөмкин булмаган очракта да каралган.
Әгәр дә гражданның шушы җир кишәрлегендә урнашкан бинага (төзелешкә) яисә корылмага милек хокукы мирас тәртибендә яисә башка нигезләр буенча күчсә, мондый гражданның шушы җир кишәрлегенә хокукын билгеләүче яисә таныклаучы документ урынына түбәндәге документлар тапшырылырга мөмкин:
1) мирас алу хокукы турында таныклык яки күрсәтелгән бинага (корылмага) милек хокукын билгели яисә таныклый торган башка документ;
2) гражданның - күрсәтелгән бинаның (корылманың) әлеге җир кишәрлегенә теләсә кайсы элекке милекчесенең хокукын билгеләүче яисә таныклаучы документларның берсе.
Җир кишәрлегенә карата документ- нигез булмаса, җир кишәрлекләрен бирү дәүләт хакимиятенең башкарма органы яисә җирле үзидарә органы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Өстәмә рәвештә хәбәр итәбез, сатып алу вакыты – милеккә милек хокукын алуның законлы ысулы. Мөлкәтнең милекчесе булмаган, ләкин 15 ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында аны үзенеке кебек намуслы, ачыктан-ачык һәм өзлексез биләүче граждан әлеге мөлкәткә милек хокукына ия була ала (әгәр әлеге милекче булмаса яисә аңа карата кызыксыну күрсәтмәсә).
Моннан тыш, сатып алу вакыты буенча милеккә милек хокукын суд тәртибендә билгеләргә мөмкин.