



Алабугада «Конструктив диалог» чаралар комплексы уңышлы тәмамланды. Проект яшүсмерләр һәм яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән. Очрашуларда мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, педагоглар, тренерлар һәм өстәмә белем бирү укытучылары катнашты.
Проектны гамәлгә ашыру мәйданчыклары – КФУның Алабуга институты колледжы, 1 нче урта мәктәп, 6 нчы урта мәктәп, КФУның Алабуга институты.
Белгечләр белән очрашуның берсе «Барс» яшьләр үзәгендә оештырылды. Биредә проект белгечләре ата-аналар, педагоглар, тренерлар һәм өстәмә белем бирү укытучылары өчен дәресләр үткәрделәр. Үзара хезмәттәшлек форматы катнашучыларга тормышчан ситуацияләрне һәм чакыруларны ачыкларга, профилактиканың нәтиҗәле стратегияләрен төзергә һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашырга мөмкинлек биргән ачык кейслар чишүгә юнәлдерелгән иде.
«Конструктив диалог» чаралар комплексы яшьләрдә тәнкыйди фикерләү һәм радикаль идеяләргә тотрыклылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Оештыручылар ассызыклаганча, проектның уңышы барлык якларны: мәктәп укучыларыннан алып педагогларга һәм ата-аналарга кадәр актив җәлеп итү белән бәйле. Уртак тырышлык ышанычлы диалог төзергә һәм имин белем бирү мохитенә нигез салырга булышты.
Проект катнашучылардан уңай бәяләр алды.