Алабугада Оренбург өлкәсеннән делегация булып китте. Очрашу барышында туристлык тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, Алабуганың туристларны җәлеп итү һәм уңайлы шәһәр мохите булдыру тәҗрибәсе, туризм өлкәсендә регионара хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Визит программасы шәһәр буенча экскурсия белән тәмамланды. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына аерым игътибар бирелде. Монда делегация катнашучыларына туристлар белән эшләүнең заманча музей тәҗрибәләрен күрсәттеләр, шәһәр кунакларына истәлекле урыннарда йөрергә һәм маршрутларны планлаштырырга ярдәм итүче Алабуга дәүләт музей‑тыюлыгының туристлык‑мәгълүмат үзәген күрсәттеләр.
Оренбург өлкәсе муниципаль берәмлекләре вәкилләренең визиты төбәкара элемтәләрне ныгытуда һәм туризм өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуда мөһим адым булды. Кунаклар Алабуганың туристлык инфраструктурасы үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр һәм киләчәк хезмәттәшлек белән кызыксынуларын белдерделәр.
Фото-Таһир Мәхмүтов.