АЛАБУГАДА ЧИСТА УЕННАР УЗДЫРДЫЛАР

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Алабугада санитар-экологик икеайлык кысаларында территорияне җыештыру буенча "Яшел шәһәр операциясе " дип аталган мавыктыргыч эко-квест узды. Оештыручылар гадәти чүп җыю эшен маршрут, биремнәр һәм ярыш рухы белән мавыктыргыч маҗарага алыштырдылар. Чарада мәктәп укучылары, студентлар, актив волонтерлар һәм гаиләләр катнашты. Квест маршруты "Чебурашка" һәм Гуляй-паркның ял итү зоналары аша узды. Һәр контроль ноктада катнашучыларны махсус биремнәр көтте. Уенда барлыгы 70 артык кеше катнашты. Алар 1 тонналап чүп җыйды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International