
Алабуга политехника көллияте һәм «Алабуга-Политех» мәгариф үзәге Бердәм ачык ишекләр көнендә катнашырга чакыра, анда абитуриентлар һәм аларның ата-аналары уку тәртибе һәм шартлары, студентлар тормышы турында мәгълүмат алачак, шулай ук уку йортының лабораторияләрен, аудиторияләрен һәм остаханәләрен карый алачак.
Чара 2026 елның 18 апрелендә 09:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр «Алабуга-Политех» мәгариф үзәгендә «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында ТР Машина төзелеше тармагының мәгариф-җитештерү үзәгендә (кластерында) узачак, аның база мәйданчыгы булып «Алабуга политехника көллияте» ДАҺБУ тора.
Бердәм Ачык ишекләр көне «Профессионалитет» федераль проектын популярлаштыруга һәм заманча яңа социаль-икътисадый шартларында яшәячәк яшь буынга киләчәк һөнәрне аңлы рәвештә сайлауга ярдәм итәчәк.