"ШИГЪРИЯТ БӨРТЕГЕ" УКУЧЫЛАР КОНКУРСЫН ҮТКӘРҮ ТУРЫНДА

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы татар шагыйре, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга, шулай ук татар шагыйре, журналист һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Шигърият бөртеге» укучылар конкурсын уздыру турында хәбәр итә. Конкурсның оештыручысы - «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ.

Бәйгене уздыру максаты –авыл хуҗалыгы тематикасы әдәбияты турында белемнәрне арттыру, аграр тематика, Россия халыкларының мәдәнияте һәм традицияләре белән кызыксыну уяту, балаларның, яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм аларны аграр юнәлештәге һөнәрләргә җәлеп итү өчен шартлар тудыру.

Конкурс 2 этапта уза: сайлап алу этабы - 2026 елның 7 апреленнән 30 апреленә кадәр; конкурс финалы - 2026 елның 15 мае. 

Конкурста 7 яшьтән 35 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр катнаша ала.

Катнашучылар категориясе: агротехнология сыйныфлары укучылары; урта һөнәри белем бирү һәм югары һөнәри белем бирү (профильле – авыл хуҗалыгы юнәлеше) студентлары, ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 30 апреленә кадәр электрон адреска гариза җибәрергә кирәк: kg-konkurs@komos.ru.

Элемтә өчен – Злобина Наталья Александровна, тел.8 950 178 90 84.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International