ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ ҖИР КИШӘРЛЕКЛӘРЕННӘН ФАЙДАЛАНМАУ БИЛГЕЛӘРЕН АТАДЫ

2026 елның 17 апреле, җомга

Узган елдан РФ Хөкүмәте Карары белән торак пунктлар, бакча һәм яшелчә җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеге расланган. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, документта җир кишәрлекләренең максатчан билгеләнеш буенча файдаланыламы-юкмы икәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган аерым таләпләр бар. Мисалга, төзелеш өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре өчен җир кишәрлегенә хокук рәсмиләштерелгәннән соң 5 ел эчендә төзелгән һәм рәсмиләштерелгән бинаның, корылманың булмавы шундый билге булып тора.

Турыдан-туры шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре өчен файдаланылмауның шундый ук билгесе каралган. Шул ук вакытта шәхси торак йорт төзү һәм аңа хокукны теркәү вакыты җир кишәрлегенә хокук рәсмиләштерелгән вакыттан алып 7 елга кадәр озайтылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International