


Казан Ратушасында 2025 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы ел территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
ТИҮ арасында конкурс Татарстанда 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – территориаль иҗтимагый үзидарә эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның инициативасын хуплау. Конкурс җирле дәрәҗәдә үз проектларын гамәлгә ашыруда халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерүгә ярдәм итә.
Откан грантларның гомуми суммасы 3, 4 миллион сум тәшкил итте. Район башлыгы үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, бу акча җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.