

Җылы һава торышы башлану белән янгыннар саны арта, шул исәптән урман янгыннары да. Шуңа бәйле рәвештә «Түбән Кама» милли паркында 15 апрельдән янгын куркынычы чоры башлануы турында игълан ителде. Бу турыда 31 марттан 58-п номерлы карарга учреждение җитәкчесе кул куйган.
Милли паркның барлык янгын сүндерү хезмәтләре 2026 елда табигый янгыннар белән нәтиҗәле эшләргә әзер. Яшь ылыслы агачлар янында сөрү эшләре алып барыла, минеральләштерелгән саклагыч полосалар булдырыла, янгынга каршы темага мәгълүмат такталары куела, Чаллы һәм Алабуга участок урманчылыкларында кизү тору һәм оператив төркемнәр белән урманнарда патрульлек итү оештырыла, халык арасында аңлату эшләре алып барыла, шулай ук 15 янгын сакчылыгы белән хезмәттәшлек мәсьәләләре каралган.
Янгын чыккан очракта ашыгыч рәвештә телефоннар аша хәбәр итегез:
+7 (85557) 7-36-15-Алабуга кишәрлек урманчылыгы диспетчеры.