АЛАБУГАДА ТОТАЛЬ ДИКТАНТ ЯЗДЫЛАР

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

18 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә «Тоталь диктант» акциясенә кушылды. 2026 елда «Тоталь диктант» акциясенең авторы –  язучы-прозаик, публицист, XX гасыр рус әдәбиятын өйрәнүче, филология фәннәре докторы, «Зур китап» премиясе лауреаты, А.М. Горький исемендәге әдәбият институты ректоры, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Алексей Варламов.

Диктантның тексты «Пушкин. Фамилия» дип аталды. Ул Александр Пушкинның балачагына багышланган иде. Китапханә мәйданчыгына үзләренең белемнәрен тикшерергә Алабуга суворов хәрби училищесы, шәһәр мәктәпләре һәм китапханә укучылары килде.

«Тоталь диктант» текстын КФУның «Университет» гомуми белем бирү мәктәбенең беренче категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Екатерина Андреевна Лемасова укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International