ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ НӘТИҖӘЛЕЛЕГЕ ТУРЫНДА СОРАШТЫРУ

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 29.01.2014 елгы ПУ-79 номерлы Указын үтәү йөзеннән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls/) 2026 ел башыннан “Татарстан Республикасы шәһәр округларының һәм муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары, ТР милкендә яисә муниципаль милектә булган, ТР шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акционер җәмгыятьләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында” социологик сораштыру үткәрелә.

Сораштыруда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар (укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар, эшсезләр һ. б.) катнаша ала.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәтелгән учреждениеләрнең эш сыйфатын яхшырту максатында кулланылачак. Активлык күрсәтүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International