Шәһәр планеркасы кысаларында бүләкләү тантанасы узды. Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов технология буенча “Өй мәдәнияте. Дизайн һәм технология” бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүче Казан федераль университетының Алабуга институты «университет» гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Залина Латыйпова 50 000 сумлык сертификат тапшырды. Залинаны җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа казанышлар телибез!