
.jpg)
Алабугада зур хәйрия концерты узды. Бу көн чын мәгънәсендә игелекле эшләр марафонына әверелде. Фойеда мавыктыргыч мастер-класслар, хәйрия лотереясе оештырылды, сәхнәдә тамашачыларга искиткеч хисләр бүләк иткән шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары балкып торды.
Бу көнне уртак эшкә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне бүләкләделәр. Волонтерларны махсус хәрби операциядә катнашучы “Фантом” кушаматлы 272 нче полк вәкиле бүләкләде. Рәхмәт хатлары Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте волонтерлары һәм педагогы, шәһәр активистларына тапшырылды.
Сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар:
- шәһәр Советы депутаты, “Җиңүгә бергә” гуманитар хәрәкәте кураторы Илшат Шәйморатов
- Алабуга районы ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов
Уртак тырышлык белән хәйрия концерты кысаларында 52 500 сум акча җыелды. Акчаның бер өлеше «Тимер» батальонына, өчтән бере 272 нче полкка җибәрелде, 20 меңнән артык сумы маскировка ятьмәләрен үрү өчен материаллар сатып алуга китте.
Килгән, катнашкан һәм ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Сезнең булышлык – ул хәзер алгы сызыкта булганнар өчен чын ярдәм.
Бергә бергә булганда көчлебез!