АЛАБУГАДА ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕН КОТЛАДЫЛАР

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Алабугада җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең эшен билгеләп үттеләр. Рәхмәт сүзләрен Алабуга районы башлыгы урынбасары Александр Косов җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитет хезмәткәрләре шәһәр файдасына зур эш башкара.

"Сезнең көндәлек, ләкин гаять җаваплы хезмәтегез һөнәри осталык һәм җаваплылык кына түгел, ә кешеләрнең тормышын яхшырак итәргә чын күңелдән омтылучанлыкны да таләп итә. Алабуга районының тормыш сыйфаты һәм уңышлы үсеше нәкъ менә сезнең нәтиҗәле эшегезгә бәйле", - дип билгеләп үтте ул котлауда.

Бүген җирле үзидарә – җәмгыять белән хакимият арасында ышаныч нигез булып тора.  Шәһәр планеркасында территориянең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә көн саен катнашучыларны билгеләп үттеләр.

Намуслы хезмәтләре, һөнәри эшчәнлекләрендә ирешкән уңышлары һәм Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан Алабуга муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән әлеге өлкәнең 24 хезмәткәре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International